Үзем турында бер калимә
 
    Сөләйманов Руслан Флюр улы 1985 елның 16 нчы июнендә Башкортстан республикасының Кушнаренко районы Илек авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 2002-2007 нче елларны М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында филология факультетының татар-рус бүлегендә укый. Беренче шыгырьләре студент чакта ук "Тулпар" журналында басылып чыга. Әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет", "Атна" гәзитләре укучыларына да яхшы таныш.  Бер шәлкем шигырьләре 2007 нче елда "Акчарлак" альманахында да дөнья күреп өлгерде.  "Таян аллага!-2012", "Иделем акчарлагы-2012", "Иделем акчарлагы 2013" исемле әдәби конкурсларда "Поэзия", "Драматургия"номинацияләрендә призлы урыннар иясе.
        Хезмәт юлын ул Уфа шәһәре Совет районының 100 нче санлы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башлый. Бүгенге көндә исә Мәгарифне үстерү институтының Башкорт һәм башка туган телләр һәм әдәбиятлар кафедрасында өлкән укытучы вазыйфасын үти. 
         2014 нче елдан Башкортстан Республикасының Язучылар союзы әгъзасы. 
                                                         Уйларымны салдым сандалларга
 
  Зәйнәб Биишева исемендәге "Китап" нәшриятында Руслан Сөләймановның тәүге шигъри  жыентыгы дөнья күрде. Шул җыентыкка яшь шагыйрьнең яшәү һәм үлем, мәхәббәт һәм нәфрәт, фанилык һәм мәңгелек турында ташкын-уйларын чагылдырган шигырьләре, кешелек рухиятенең чишмә башы булган авылларның юкка чыгуына ачынып, чаң сугып язылган поэмасы кертелгән.