Главная » Статьи » Тәнкыйть мәкаләләре

Яхшы китап - әдәбият гәүһәре

   Руслан Сөләймановның "Яшьләр тавышысериясендә чыккан "Уйларымны салдым сандалларга”  дигән тәүге шигырь җыентыгы шигърияткә яңа сулыш алып килә, дисәк, арттыру булмас. Егет сүз осталары мәйданына буш кул белән аяк басмый. Әйтер сүзе, үзе генә тапкан ачышлары бар аның. Дөрес, ул сала торган сукмакта кытыршылыклар да юк түгел. Ләкин инде әдәбият галиме булырга ният­ләгән егетне иҗек санарга, яки оядаш сүзләр эзләргә өйрәтү урынсыз булыр. Иң мөһимеРуслан яшәештә үзен аксакал итеп хис итә. Бәхилләшеп куярга, васыятьләр әйтергә дә тартынмый ул. Бәлки, чыннан да, егерме биш сызыгын яңа гына узган егетнең био­логик яисә рухи яше күпкә өлкәнрәктер. Яшь егет аксакал булып кылансахупәгәр аксакал егет рәвешенә керсә —  хөрт, диләр битХодай Тә­га­лә Русланга тел ачкычы биргән чактамөгаен, тор­мыш тәҗрибәсен аванс рәвешендә биргәндер. Югыйсә, "Юкшигырендә болай күрәзәлек итә алмас иде ул:

Атам йортын ташлап,

 Яңа тормыш башлап,

Үз йортымның ишеген ачканда:

"Юк!” — диде анам.

Үз йортымны ташлап,

 Яңа тормыш башлап,

 Чит бер йортның ишеген ачканда:

"Юк!” — диде балам.

Чит бер йортны ташлап,

Яңа тормыш башлап,

Нур-җәннәтнең ишеген ачканда:

"Юк!!!” — диде Ходам.

   Шигырь сискәндерә, уйландыра, шомландыра да. Моны, чынында тормышның ачысын-төчесен үз башыннан үткәргән  йөзъяшәр карт  кына болай итеп әйтә алыр иде.

    "Паромнар” шигыре дә җанга үтеп керә. Тормыш чынбарлыгы, язмыш сынаулары, иң эчкә яшерелгән хисләр үзенең кайнарлыгы, әрнүләре, котылгысызлыгы белән оригиналь образларда "фаш була”. "Күбәләк” шигыре кешенең яшәү мәгънәсе, дөньяга килү максаты, тормышка ашмаган хыяллар, ирешелмәгән биеклекләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Ә барысына да күбәләктәй ирешкәндә, җан иясенә бер көн гомер дә җитә икән бит.

    Дөньяны үзенчә танып, аны шәрехләү өчен яңа ысуллар, алымнар эзләү, бер чиктән икенчесенә ташлану, катгый карарлар чыгару – яшьлек максимализмы галәмәтедер. Руслан өчен шигърият тылсым капкаларын ачар, реаль тормыш тәҗрибәсе тагын да акыллырак, хикмәтлерәк шигырьләр язарга җирлек бирер, дип ышаныйк.

 Ләйсән  Кәшфи

әдәби тәнкыйтьче.

Кызыл таң

15.05.2013

Категория: Тәнкыйть мәкаләләре | Добавил: Соломон (13.06.2013)
Просмотров: 772 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0