Главная » Статьи » Тәнкыйть мәкаләләре

"Сүз пәйгамбәрләренә йөз тотыйк" мәкаләсеннән
   Бүгенге шигырияттәге яшь көч, әдәбият галиме булырга ниятләүче Руслан Сөләйманов шигырьләре хәзердән үк инде гыйбрәтле парадоксларга, чынбарлыкның эчке капма-каршылыклар бердәмлегенә, сүзнең мәгънәви асылына һәм йөкләнешенә, шигъри символикага йөз тота. Н. Буалоның "Шигырь акыл  тантанасы булырга тиеш" дигән сүзләре бар. Яшь кенә булуына карамастан, Руслан һәр шигырендә үзенә күрә бер тормыш законы, хакыйкать кануны ачарга омтыла. Философия поэзия булмаса да, поэзия үзенең иң югары багланышында философия була, дип әйтәләр бит. Яшь шагыйрьнең байтак шигырьләре бәхет, мәхәббәт, яшәү мәгънәсе, кешелеклелек кебек төшенчәләргә тирәнәергә мәҗбүр итә, уйландыра, хәтта сискәндерә.
    Кайгыларым белән бәхетлемен,
                                                  Бәхетләрем белән кайгылы,
- ди ул Шәүкәт Галиевка ияреп язган шигырендә. Шушы урында Мөхәммәт Закировның:
   Бар байлыгым - мәхәббәтле,
                                                     Җырлы һәм җылы йөрәк.
                                                     Бәхетсезлекләре белән
                                                     Күпләрдән бәхетлерәк,

- дигән юллары искә төшә.
     Бер үк хакыйкатьне һәр шагыйрь үзенчә раслый, үзенчә исбат итә.
  Руслан кеше психологиясен, аның күңел дөньясын, хәятне бәяләү бизмәнен үзенчәлекле парадоксларда ачып сала белә."Шайтан таягы" шигырендә лирик герой берәүгә шайтан таягы бүләк иткәч, тегесе, сөйми дип, аны ташлап китә. Ә икенчесе?
                                                      Шайтан таягы бәйләмен
                                                      Башкага бүләк иттем.
                                                      "Гөлчәчәкләр бәйләме", - дип
                                                      Үзенә гашыйк итте.
   Руслан - шагыйрь булуга дучар шәхес. Бу газаплы бәхет дәрьясыннан чыгалмас та инде ул.
Л. Кәшфи,
әдәби тәнкыйтьче.
Кызыл таң
22.11.2012


Категория: Тәнкыйть мәкаләләре | Добавил: Соломон (09.01.2013)
Просмотров: 1188 | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0