Главная » Статьи » Тәнкыйть мәкаләләре

Татар шигъриятенең үсеш-үзгәреш юллары мәкаләсеннән

   Романтик юнәлешкә мөнәсәбәтле шигъри әсәрләр, кагыйдә буларак, кешелек, яшәеш кыйммәтләрен аңлау-анализлауга йөз тота, фәлсәфи гомумиләштерүләрне үз итә, дини кануннардан читләшүнең мәгънәсез яшәешкә илтүе, яшәү мәгънәсен югалтуның ачылыгы, шуңа бәйле битарафлыкка, ваемсызлыкка чуму мотивлары урын ала, романтик образ-деталь, алымнарга таяна, аеруча каен, йолдыз, кояш, ай, болыт образларының актив булуы күзгә ташлана. Бу юнәлештәге шигырьләрдә мәхәббәт темасы алга чыга, шуңа бәйле рәвештә күңел лирикасына мөнәсәбәтле әсәрләр күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән, С.Гәрәеваның «Сердәшем каен», «Туган бусагам», «Җәй уртасы», Р.Сөләймановның «Елыйсыңмы?», «Белмимен нишләргә» һ.б. шигырьләрдә.

     Р.Сөләймановның «Елыйсыңмы?», «Белмимен нишләргә» кебек шигырьләрендә Х.Туфан шигырьләренә охшатып стильләштерү күренеше урын ала. Шагыйрь шигырь юлларын кабатларга ярата, әлеге кабатлаулар шигырь структурасында фикерне көчәйтүгә юнәлтелә.

Нурфия  Юсупова

Категория: Тәнкыйть мәкаләләре | Добавил: Соломон (16.01.2015)
Просмотров: 476 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0